Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан икътисадында 2010ның мөһим вакыйгалары


2010 ел Татарстан өчен төрле икътисади вакыйгалар белән күңелләргә кереп калды. Республика икътисадының кайбер тармакларында күңелле үзгәрешләр күзәтелсә, кайберләрендә тискәре күренешләр булды.


Узган елгы корылык авыл хуҗалыгына гына зур зыян салып калмады, республика икътисадына да бик көчле тәэсир итте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика корылык афәте аркасында 29 миллиард сумнан артык малын югалтты.

Моңа кадәр дә, 7 май көнне кышкы салкыннар аркасында уҗым культураларының өшеп, авыл хуҗалыгына 1 миллиард 500 миллион сумлык зыян килүе ачыкланган иде.

Гомумән алганда, республика авыл хуҗалыгындагы зыяннардан тыш, икътисадта уңай үзгәрешләр дә булмый калмады.

Әйтик, 29 мартта Ислам Үсеш Банкы белән, шәригать кануннары нигезендә эшләүче Халыкара Татарстан инвестиция ширкәтен оештыру турында килешүгә кул куелды.
Татарстан энергетика министры Илшат Фәрдиев

Шулай ук март аенда Татарстанда моңарчы булмаган энергетика министрлыгы корылуы игълан ителде. Аның министры итеп республика икътисадының керем чыганакларының берсе булган “Татэнерго” ширкәте башлыгы Илшат Фәрдиев билгеләнде.

Июнь башында “Нижнекамскшин” ширкәтенең Калуга шәһәрендәге Volkswagen заводын шиналар белән тәэмин итәчәге ачыкланды.

2010 елда чит ширкәтләрнең татарстанга капитал кертүләре дәвам итте. Әйтик, 20 майда EFES ширкәтләр төркеме 28,5 миллион сумлык җитештерү мәйданчыгын файдалануга тапшырды.

“Яндекс” ширкәтенең 30 июньнән башлап үз сервисларын татар теленә дә күчерүе күңелле яңалык булды.

Август башында “Казан” һава аланына яңа вокзал бинасы өчен Татарстан хөкүмәтенең 8 гектар җир бүлеп бирүе һәм Мегафон ширкәтенең 2013 елгы Универсиаданың генераль партнеры дип игълан ителүе халыкара студентлар спорт уеннарына хәзерлекнең җитди баруын күрсәтте.

Шул ук айда Казанда бар дөньяга танылган Дю Солей циркының беренче тамашасы узды.

Ә 9 сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов түрәләрнең санын кыскарту турында фәрманга кул куйды. Моннан ары 3 ел эчендә түрәләрнең һәр бишенчесе үз кәнәфие белән саубуллашачак. Әмма исәпләүләргә караганда түрәләрнең ярты проценты гына кыскартуларга эләгәчәк.

20 сентябрьдә эшмәкәр Мәннәф Сәгъдиев федераль хөкүмәткә 450 миллиард сумлык Казандагы “Лучезарный” торак комплексы проектын тәкъдим итте.

Бу вакыйгадан бер атна узуга Татарстан хөкүмәте федераль “Сколково” проектының республика филиалын булдырырга теләве турында игълан итте. Ә шул ук ай ахырында Чистай сәгать заводының бөлгенлеккә төшүе билгеле булды.

4 октябрьдә исә Mersedes-Benz Чаллыда йөк машиналары эшләп чыгара башлады.

Автошәһәрдәге уңай үзгәрешләр моның белән генә тукталып калмады, 20 октябрьдә КамАЗ ширкәте Хабаровскида йөк машиналары һәм автобуслар өчен җыю үзәген ачты.

Татарстанда 2010 ел нефть эшкәртү өлкәсендә дә уңышлы ел булды. Татнефть ширкәте җәй көне 2011 елда нефть эшкәртү ширкәте ТАНЕКОның финанслануы өчен 50 миллиард сумлык облигациялар чыгаруын ачыклаган иде. ТАНЕКОның рәсми ачылышы исә Русия Федерациясе президенты Дмитрий Медведев катнашында 26 октябрьдә булды.
Д.Медведев ТАНЕКО хезмәткәрләре белән сөйләшә, 26 октябрь 2010 ел

Октябрьнең соңгы көннәрендә Татарстанда беренче түләүле юл булган Шәле-Баулы машина юлы да ачылды.

Ноябрьдә Татарстан парламенты кабул иткән төнге 10нан иртәнге 10га кадәр 15 градустан көчлерәк спиртлы эчемлекләрне сатуны тыйган канун үз көченә керде. Ә аңарчы, төгәлрәге 22 октябрьдә Буа спирт заводы “Русский стандарт” ширкәтенә сатылган иде.

18 ноябрьдә Татарстанда, Русиядә беренче индустриаль хәләл парк ачылды.

Декабрьдә Русия 2018 елгы футболдан дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Шул исәптән Казанда да әлеге чемпионатның кайбер уеннары узачак. Бу вакыйганы башкала халкының күпчелеге шатланып кабул итте. Чөнки ни дисәң дә, дөнья чемпионатына хәзерлек кысаларында халыкның социаль көнкүреш шартлары яхшыртылачак. Башкала халкы бигрәк тә Казан юллары төзекләндерелеп, яңалары сафка басар дип өметләнә.

Юллар дигәннән 2010 ел башкала халкы өчен декабрь ае белән бигрәк тә истә калды. Яңа ел җиткәндә юллардагы тыгыннар Казан мэриясенең “эшен” ачык күрсәтте.

Узган ел республика социаль ипотека програмы үтәлмәде. Юлбарыс елында яңа тораклы булырга хыялланган кайбер татарстаннар, өметләрен куян елына калдырды.
XS
SM
MD
LG