Accessibility links

Хәмитов Яңа ел котлавында элекке президентка "тибеп" үтте


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Яңа ел бәйрәмнәре зур казаларсыз гына башланып китте. Республика президенты Рөстәм Хәмитов үзенең бу урында тәүге Яңа ел котлавын ирештерде.


Башкортстан президенты Яңа ел котлавын урыс телендә ирештерде. Анда ул:

“Башкортстан хакимияте күп еллар гади кешеләр мәнфәгатьләреннән ерак торды, үз кануннары белән яшәде, яңа елда безгә хакимиятне халыкка йөзе белән борырга туры киләчәк. Гадел хакимият оештырырга тырышачакбыз”, диде.

Шулай итеп, Хәмитов чираттагы тапкыр Мортаза Рәхимовка "тибеп" үтте.

Яңа ел көннәрендә кайбер күңелсезлекләр дә булды. Салават шәһәре янындагы Муса авылында Яңа елны каршы алган төндә, атап әйткәндә төнге 1 сәгать 20 минутта ут өзелгән. Аны бары тик иртәнге 5кә генә төзәтә алганнар. Ике мең кеше бәйрәмне утсыз, телевизорларсыз каршы алган.

Бәйрәмгә кадәр Октябрьский шәһәрендәге сәүдә үзәгенең кыегы өзелеп, 56 яшьлек бер ирне имгәткән иде.

Балакатай районының Иске Искуҗ авылында фермада янгын чыккан. Маллар эвакуацияләнгән. Ягъни, авыл халкы туйганчы сыер ите ашаудан мәхрүм калган. Янгынны сүндерә алганнар. Шулай ук тагы берничә янгын һәм юл фаҗигасе булган.

Яңа ел уңаеннан яллар 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ә мәктәп укучыларының ялы 16 гыйнвар тәмамлана.
XS
SM
MD
LG