Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран чит ил вәкилләренә атом корылмаларын күрсәтмәкче


Иранның Натанз уран баету корылмасы
Иранның Натанз уран баету корылмасы

Тәһран атом корылмаларын карау өчен кайбер чит ил вәкилләрен Иранга чакырды.

Гыйнвар азагына Истанбулда көнбатыш белән Иранның атом программасы турында сөйләшүләр планлаштырылды. Аңа кадәр Тәһран БМО каршында атом корылмалары күзәтүләре өчен теркәлгән вәкилләрне Иранга чакырырга булган.

Иран тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Рамин Мәһманпәрәст чакырылучылар арасында илнең атом программасы сөйләшүләрен алып баручы алты ил вәкиле булуын әйтте. Билгеле булганча, әлеге исемлеккә Бөекбритания, Кытай, Франция, Германия, Русия һәм Кушма Штатлар керә.

Мәһманпәрәст шулай ук Европа Берлегенә кергән кайбер башка ил вәкилләренең дә чакырулы булуын искәртте. Һәм бу Ислам республикасының атом корылмалары өлкәсендә хезмәттәшлеккә «ачык» булуына тагын бер дәлил икәнен әйтте.

Кытай һәм Русия чакырылган

Кытай тышкы эшләр министры вәкиле Һонг Ли чыннан да үз иленең Иранга чакырылуын әйтте, әмма тулырак мәгълүмат бирмәде.

Ел башыннан Европа Берлегендә рәислек итүче Маҗарстанның тышкы эшләр министрлыгы шулай ук Тәһраннан хат алуын раслады. һәм хәзер бу хакта Кэтрин Эштон җитәкләгән Европа Берлегенең тышкы эшләр идарәсе белән киңәшләшүен җиткерде.

Тәһраннан 190 чакрым еракта урнашкан Арак шәһәрендәге атом корылмасы

Европа комиссиясе Халыкара атом идарәсендәге вәкиленең Ислам республикасыннан чакыру алуын әйтте һәм бу беренче чиратта "МАГАТЭ һәм аның инспекторларына Иранның атом корылмаларын карап аңа тулы бәя бирү мөмкинлеген тудырырга тиеш", дип өстәде.

Русия вәкилләренең шулай ук чакырылучылар арасында булуы хәбәр ителә.

Кушма Штатлар вәкиле турында сораганда, Мәһманпәрәст тулы исемлек бары ул ахыргача эшләнеп беткәч кенә игълан ителәчәген әйтте.

Сәфәр гыйнвар уртасына планлаштырыла

Халыкара атом идарәсенә якын белгечләр чакырылучылар арасында Кушма Штатларның булмавын белдерә.

Чакыру турында беренче бәя биргәндә АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тонер бу Иранның Халыкара атом идарәсе алдындагы бурычларын үтәүне алмаштыра алмый, дигән иде.

Дипломат сүзләренчә, Көнбатыш хәбәр агентлыклары чакырылучылар Бушердагы атом электр станциясен һәм Натанздагы уранны баету корылмасын караячакларын яза.

Шул ук вакытта ISNA мәгълүмат агентлыгы Иранның Халыкара атом идарәсендәге вәкиле Али Әсһәр Солтаниның сүзләренә таянып, чит ил вәкилләрен Натанз һәм Арактагы корылмаларга алып бару планлаштырылуын бәян итә.

Солтани шулай ук бу сәфәр ай азагында Төркиядә үтәргә тиешле сөйләшүләр алдыннан 15-16 гыйнварга планлаштырылуын да белдерде.

Иранның көнбатыш белән атом корылмалары турындагы сөйләшүләрнең соңгысы 6-7 декабрьдә Женевада узган иде.

XS
SM
MD
LG