Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов Әбҗәлил районында дельтаплан үзәге төземәкче


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов яңа елдагы беренче сәфәрен Урал артына ясады. Ул Әбҗәлил районына барып кайттты. Президент Әбҗәлилнең табигатенә, кешеләренә соклануын белдерде.

Әбҗәлилдә эшләгән Яктыкүл исемле тау курортын үстерү кирәклеген билгеләде. Аны күрше Чиләбе өлкәсе инвесторлары төзегән иде. Курортта 600 башкортстанлы эшли. Әлеге курортны тагы да үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Әбҗәлил районындагы Аскар авылы янында ел да Русия дельтапланеристлары җыела торган тау бар. Анда президент база төзеп, илнең дельтаплан үзәген төзергә кирәк дип исәпли.
XS
SM
MD
LG