Accessibility links

Кайнар хәбәр

THY очкычын урларга теләгән кеше психик авыру булган


Чәршәмбе көн кичтә Ослодан - Истанбулга очкан Төркия һава юллары (THY) очкычында битлек кигән бер кеше очкычның кире Норвегиягә кайтуын таләп итеп пилот урынына керергә тырышты.

60 юлчы һәм 7 очкыч хезмәткәре белән Ослодан Истанбулга очкан очкычта, үзендә бомба булуын әйткән әлеге кеше, 2 юлчы тарафыннан зыянсыз хәлгә китерелә.

Соңыннан анда шартлаткыч булмавы ачыклана һәм очкыч Истанбулга килеп төшү белән әлеге кеше кулга алына.

Очкычны урларга тырышкан кешенең - Җума Яшар исемле психик авыру булуы белдерелде.
XS
SM
MD
LG