Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда ир-атлар "өй"ләнә алмый


Соңгы елларда Пекин кебек зур шәһәрләрдә фатир бәяләренең кискен артып китүе кытай ир-атларның өйләнү хыялын җимерә.

Ирләр бу хәлгә шикаять белдерә. Кайберләр өй сатып алу өчен башка шәһәргә күчеп китүне уңай күргәндә, икенчеләр бу шартларда гомер буена өй сатып ала алмаячагы турында зарлана.

Кытайның "Халык газетасында" чыккан хәбәргә караганда, кытай хатын-кызлары, кияүгә чыгарга өй белән генә ризалашмый. Моннан кала кызлар бергә тормыш корачак егетнең даими эше һәм хисабында җыелган акчасы булуын таләп итә.

Кытай хатын-кызларга күрә бу таләпләр ир-атның чын гаилә алып баруына ышану өчен шарт.

Ә фикер сораштыруларда ир-атның шәхсиятe һәм әхлагы, кияүгә чыгу шартлары арасында беренче өчлектә урын алмый.
XS
SM
MD
LG