Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чили Фәләстин дәүләтен тануын әйтте


Чили Фәләстин дәүләтен таныган тагын бер Көньяк Америка иле булды. Бу яңалыкны Чили тышкы эшләр министры Альфредо Морено белдерде.

Декабрь аенда Бразилия, Аргентина, Боливия һәм Эквадор Фәләстин дәүләтен тануын игълан иткән иде инде.

Соңгы ике дистә елда фәләстин җирләрен бәйсез дәүләт итеп танучы илләрнең саны йөзгә якынлашты.

Израил һәм АКШ Фәләстин дәүләте бары Израил һәм Фәләстин арасындагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә генә төзелергә мөмкин дип, бу хәлләргә тәнкыйть белдерде.
XS
SM
MD
LG