Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Гуантанамо төрмәсен ябуны катлауландыра торган канун өлгесен имзалады


Кушма Штатлар президенты Барак Обама 2011 елны саклану һәм дәүләт иминлеген чыгымнары турындагы канун өлгесен имзалады. Әлеге канун Гуантанамо төрмәсеннән тоткыннарны АКШка кертүне тыя һәм башка илләргә озату эшләрен катлауландыра.

“Мин һәм минем идарә бу карарларны кабул итүгә каршы булсак та, мин ул канунны имзаладым, чөнки ул башка финанс мәсьәләләрне, аерым алганда 2011 елда хәрби чараларга акча бүлүне килештерү өчен кирәк”, диде.

Шул ук вакытта Обама сайлау алды вәгъдәсен үтәү, ягъни Гуантанамо төрмәсен ябу өчен көрәшне дәвам итәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG