Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яраланган АКШ конгрессы вәкиленең савыгуына өмет бар


Табиплар шимбә көнне яраланган АКШ Конгрессы әгъзасе Габриел Гиффордс сәламәтлеге яхшырачагына зур өметләр баглый.

Демократлар вәкиле Гиффордс Аризона штаты Тусон шәһәрендә сайлаучылары белән очрашу вакытында булган атышта каты яраланды.

Бүгенге көндә табиплар аны йоклатып тота. Әмма мәрттән кайтканда аның әгъзаләренең тулысынча эшләве хәбәр ителә.

Тусонда атышта 6 кеше үлде, 13 кеше, шул санда Гиффордс яраланды.

Очрашу вакытында ут ачкан 22 яшьлек Джеред Ли Лафнерга якшәмбе көнне кеше үтерү максаты белән ут ачу һәм Конгресс депутатына һөҗүм итүдә гаепләү белдерде.
XS
SM
MD
LG