Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә хәрби базада шартлауда 3 кеше үлде


Грузия башкаласы Тифлискә якын урнашкан Крцаниси хәрби үзәге янындагы базада шартлау булып өч хәрби үлде, дистәдән артыгы яраланды.

Саклану министрлыгы Крцанисида нәрсә булганына аңлатмалар бирми. Яраланган хәрбиләр Рустави шәһәре хастаханәсенә китерелде.

Крцаниси хәрби үзәгендә Грузиянең махсус көчләре өчен укулар оештырыла. Бу базада АКШ һәм НАТОның башка әгъза илләре хәрбиләре катнашында күнегүләр узды. Үзәк янында саклану министрлыгының Ялгуҗа исемле иң хур хәрби полигоны урнашкан.
XS
SM
MD
LG