Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкыч казасын тикшерү нәтиҗәләре “Польшаны мыскыл итү” дип бәяләнде


Смоленскида очкыч казасында һәлак булган президент Лех Качинскийның туганы Ярослав Качинский Дәүләтара авиация комитетының тикшерү нәтиҗәләрен кире какты.

“Хокук һәм гаделлек” фиркасе рәисе Качинский комитет белдерүен “бер яклы һәм дәлилләнмәгән” дип атады һәм “Польшаны мыскыл итү” дип бәяләде.

Дәүләтара авиация комитеты ясаган белдерүдә, 10 апрель көнне булган Ту-154 очкычы казасы диспетчерларның очучыларга Смоленски һава аланында утырмыйча башка һава аланына китәргә кушуы, әмма очучыларның аларны тыңламавы сәбәпле булган, диелә.

Казада очкычтагы барлык 96 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG