Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Нур”ның чираттагы корбаны – Дворкович


"Нур-холдинг" җитәкчесе Мәннәф Сәгъдиев
"Нур-холдинг" җитәкчесе Мәннәф Сәгъдиев

“Нур-Холдинг” өстендә моннан алда да кара болытлар еш куера иде. Ә хәзер исә Мәскәүнең “ПРЕСС-ХОЛЛ” ширкәте ягыннан “салкын җилләр” исә.

Узган ел Мәннәф Сәгъдиев бар кешене дә таң калдырып Дәрвишләр бистәсендә “Лучезарный” проектын тормышка ашырачагы турында белдергән иде. 763 гектар мәйданда төзелергә тиеш булган әлеге комплекста 2 миллион 500 мең квадрат метрлык торак йортта 70-75 мең кешенең яшәячәге планлаштырылган иде.

Әлеге проектның партнеры итеп узган сентябрьдә Мәскәүнең “ПРЕСС-ХОЛЛ” PR ширкәте җәлеп ителде. Бу ширкәтне исә Русия президенты ярдәмчесе Аркадий Дворковичның бертуганы Михаил Дворкович җитәкли булып чыкты. Әмма сентябрь аенда төзелгән әлеге хезмәттәшлек килешүе декабрьнең соңгы атнасында таркалырга да өлгерде.

“ПРЕСС-ХОЛЛ”ның рәсми сайтында да “ПРЕСС-ХОЛЛ” Коммуникация төркеменә “НУР-холдинг” ширкәтенең 4 миллион 500 мең сумлык бурычы булу һәм әлеге ширкәтнең үз вәкаләтләрен җиренә җиткереп башкармау сәбәпле” киләчәктә “Нур-Холдинг” белән хезмәттәшлек итүнең мөмкин була алмаячагы белдерелде.

Шушы көннәрдә бу хәлгә төгәл ачыклык кертү максатыннан “ПРЕСС-ХОЛЛ” пиар ширкәте җитәкчесе Михаил Дворкович , “Бизнес-Online” газетына шәхсән үзе шалтыратып мәгълүмат биргән.

Ике ширкәт арасындагы хезмәттәшлек килешүенең бик кыска гомерле булуына нәрсә сәбәпче булган соң? Михаил Дворкович сүзләренчә, килешүдә белгертелгән шартлар “ПРЕСС-ХОЛЛ” тарафыннан җиренә җиткерелүенә карамастан, “Нур-холдинг” ягы бу шартларны үтәмәгән.

Моның белән беррәттән “Нур” дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат белән Мәскәү ширкәтенең репутациясенә дә зыян салган. “Нур-холдинг”ның кредиторлары да “ПРЕСС-ХОЛЛ”га мөрәҗәгать итә башлаган.

Дворкович сүзләренчә, “ПРЕСС-ХОЛЛ” беркайчан да “Нур” төркеменең имиджын яхшырту өстендә эшләячәкбез дип әйтмәгән. Сүз “Лучезарный” проекты турында гына барган.

“Лучезарный”ның киләчәге билгесез

Михаил Дворкович Казан ширкәтенә мәгълүмати ярдәм күрсәткән өчен җыелган 4 миллион ярым бурыч акчасын “Нур-холдинг”тан мәхкәмә юлы аша кайтарырга уйлый.

“Лучезарный” тормышка ашардай проект иде, әмма моннан ары бу проектка ышанучы гына булмас”, ди президент ярдәмчесенең бертуганы Михаил Дворкович.

Шулай итеп, республикада гына түгел Русия күләмендә дә зур проектларның берсе саналган “Лучезарный”ның киләчәге “кәкре каенга терәтүләр” нәтиҗәсендә билгесез булып кала.

Мәннәф Сәгъдиев – республикада билгеле шәхес. 2000нче еллар башында ул корган “Нур” оешмасы хәзер инде “Нур-холдиг”ка әйләнде. Сәгъдиев юллар төзү, машиналар сату, “Әлдермеш” сөт заводы, “Туган авылым” күңел ачу комплекслары белән үз исемен еш ишеттерде. Хәтта халык арасында “Миллениум” күперендәге “М” хәрефенең Мәннәф исемендәге “М”дан алынган икән дигән сүзләр дә күп йөрде.

Әмма элегрәк республика хакимиятенә якынлыгы белән билгеле Мәннәф Сәгъдиевнең эшләре 2008нче елларда артка тәгәри башлады. Аңа каршы берәм-берәм мәхкәмә эшләре ачылды. Нәтиҗәдә Казан шәһәре хакимиятенең капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсе “Нур-холдинг”тан 1 миллиард сумлык зыянын түләтте.

Моннан алда Мәннәф Сәгъдиев 140 миллион долларга Канадада эшләнгән 6 “Bombardier” очкычы алган, әмма аларга Русиядә сертификат тәэмин итә алмау сәбәпле бу очкычларны чит ил ширкәтләренә файдалануга бирергә мәҗбүр булган иде. Дөрес, “Нур-холдинг” җыелган бурычларын түләү өчен узган ел бу очкычларның икесен сатып та җибәрде. Ә “Туган авылым” ресторанын арендага бирергә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG