Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шимбә Мәскәүдә "Спартак" җанатарын искә алу җыены үтәчәк


15 гыйнвар Мәскәүнең төньягында "Спартак" җанатары Егор Свиридов үлеменә 40 көн тулу уңаеннан аны искә алу чарасы үтәчәк.

Башкаланың төньяк бүлгәсе башлыгы урынбасары Иван Клеменков сүзләренә караганда, футбол такымының бу җыенга катнашы юк. "Спартак" җанатарлары бу чара турында ишетмәгән.

Чараны оештыручылар анда җыелучыларны сәяси һәм милләтчел шигарьләр алып килмәскә чакырды.

"Чара тыныч үтәр, Егорны искә алып чәчәкләр салырбыз, дип уйлыйм. Хакимиятләргә, илдә булган фаҗигалы вакыйгаларны онытмыйбыз, дип искә төшерербез. Бу үз чиратында яшьләр сәясәтен һәм тәртип саклау сәясәтендә үзгәрешләргә китерсен иде”, диде чараны оештыручыларның берсе, “Яблоко” фиркасе әгъзасе Артур Гроховский.

Егор Свиридов 6 декабрь көнне Мәскәүнең төньягында һәлак булды.

Дистәләп кеше катнашкан бәрелеш вакытында чыгышы белән Кабарда-Балкар республикасыннан булган Аслан Черкесов Свиридовка берничә мәртәбә пистолеттан ут ачты. Нәтиҗәдә Свиридов шунда ук үлде, аның танышы яраланды. Черкесов кеше үтерүдә гаепләнде, әмма мәхкәмәдә ул үз үзен саклау өчен атканын белдерде.

Свиридов үтерелгән бәрелештә катнашкан бишенче кеше кулга алынган. Ул Дагыстаннан Акай Акаев исемле кеше, дип хәбәр ителә. Алтынчы кеше – Рамазан Утарбиевны эзлиләр.
XS
SM
MD
LG