Accessibility links

Лужков Латвиядә яшәү хокукы сорый


Мәскәү шәһәренең элекке башлыгы Юрий Лужков Латвиядә яшәү рөхсәте бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Латвиянең миграция хезмәте вәкиле әйтүенчә, бу турыда карар иң соңында апрель аенда чыгачак.
Лужков узган җәй ахырында президент Дмитрий Медведев карары белән вазифасыннан алынды.
Узган июль аенда гамәлгә кергән яңа канун нигезендә, Европа Берлеге ватандашлары булмаган кешеләр Латвиядә кыйбатлы күчемсез милек сатып алган яки зур инвестицияләр керткән очракта, аларга илдә яшәү хокукы бирелә ала.
XS
SM
MD
LG