Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мөселманнарга каршы чара үткән


Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин узган якшәмбедә Мәскәүнең Җәмигъ мәчете янында берничә дистә кешенең исламга каршы урам җыены үткәрүен хәбәр итте.

Гайнетдин әйтүенчә, өйлә намазыннан соң мәчет каршына 30-лап яшь кеше җыелып “Русия урыслар өчен!”, “Мәчетләргә урын юк!” дигән шигарьләр кычкырган.

Аларның кычкырулары мәчет эчендә ишетелеп торган.

Гайнетдин, мөселман русиялеләр беркая да китмәячәк, чөнки алар үз ата-бабалары җирләрендә яши диде.
XS
SM
MD
LG