Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлаудан 12 кеше һәлак булды


Гыйракның башкала Багдадтан 60 чакрым төньяк-көнчыгыштагы Баакуба шәһәрендә шартлаудан кимендә 12 кеше һәлак булды, 50-ләп кеше яраланды.

Хакимият белдерүенчә, интихарчы бомбалы ашыгыч ярдәм машинасын полиция хезмәткәрләрен әзерләү үзәге бинасы янында шартлаткан.

Сишәмбе Тикрит шәһәрендә шуңа охшаш һөҗүм нәтиҗәсендә 50-дән артык кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG