Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Минскига субсидия һәм кредит вәгъдә итә


Русия Беларусны арзанлы нефть белән тәэмин итеп аңа дүрт миллиард долларлык ярдәм күрсәтәчәк.

Моны бүген Мәскәүдә Беларус хөкүмәте башлыгы Михаил Мясникович белән сөйләшүдән соң Русия премьер-министры Владимир Путин әйтте.

Путин шулай ук Русиянең Беларуста атом электр станциясе төзү өчен 6 миллиард доллар кредит бирергә әзер булуын да белдерде.

Русия белән Беларус хәзер Беларуска 2011 елда таможня түләвеннән азат нефть бәясен ничек исәпләү турында киңәшләшә.

Беларус нефть эшкәртү корылмаларына Русия нефте 1 гыйнвардан бирле килми.
XS
SM
MD
LG