Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда милли нигездә җәбер күрүчеләр саны арта


Самар шәһәренең прокуроры милли үзәкләрнең рәисләре белән очрашты һәм экстремизмга каршы тору чараларында ярдәм сорады.


Мәскәүдәге Манеж мәйданы вакыйгаларыннан соң Самарның "Парк Хаус" сәүдә үзәге янында, Металлурглар бакчасында, Гагарин паркында яшүсмерләр җыелып маташты. Ләкин бу төркемнәр хокук саклаучылар тарафыннан вакытында кулга алынып, ата-аналарының карамагына тапшырылды.

Ә күптән түгел Самарны дер селкетеп алган хәл дә булып алды: 19 яшьлек әрмән егете Армен Саакянны аркасына пычак кадап үтерделәр.

Җәмгыятьтә тулы тынычлык булмаганлыктан, Самар шәһәренең прокуроры милли үзәкләрнең рәисләре белән очрашты һәм экстремизмга каршы тору чараларында ярдәм дә сорады.

Җыелышта кыргыз үзәге вәкиле прокурор Рәшид Бадаловка, өч кыргыз егетен битлек кигән утызга якын урыс малайлары эт итеп кыйнап ташлаганнары турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Әлеге өч егет хастаханәдә озак кына дәваланган, һәм шунысы аянычлы ки: аларның медицина карточкалары юкка чыккан.

Рәшид Бадалов чыгыш ясый

Шулай да милли үзәкләрдән вазгыятькә төрле мөнәсәбәт белдерелде. Әйтик, үзбәк вәкиле үзенең озын-озак нотыгында Русиядәге сәясәтне мактады, Владимир Путин чыгышыннан цитаталар китереп, аңа рәхмәтләрен әйтте.

Дагыстан милли хәрәкәте вәкиле үзләренең Русиягә булган тугрылыклары турында сөйләде. Шул ук сукмактан Чечня үзәге рәисе Марат әфәнде дә барды.

Ә яһүд оешмасы башлыгы, киресенчә, зарланды. Моңа җавап йөзеннән, залда утырган берәү, хакимияттә шау яһүдләр утырып та зарлангач, безгә нәрсә эшләргә соң диеп, мөнәсәбәтен белдерде.

Очрашу барышында

Мукшы үзәге юлбашчысы Алексей Кузнецовның җиде минутлык чыгышында көтелмәгән фикерләр яңгырады:

“Урта Азиядән, Кавказдан миллионлаган русияларны кудылар һәм бүген дә куалар. Сез монда зарланасыз. Ә нигә үзегездән куасыз?

Мин Самарда табип булып эшлим. Миндә дәваланалар һәм миңа эч серләрен чишәләр. Ашхабадтан бүген дә урыс, мукшыны куалар. Нигә үзегездә толерантлык урнаштырмыйсыз, ә монда таләп итәсез?”

Әлегә Самарда милләтара мөнәсәбәтләр ал да гөл дип әйтергә нигез юк. Социологларның мәгълүматлары шомлы. Яшьләрнең 25%ы “Русия руслар өчен”не яклый, хәтта өстәп әйтәләр икән: “Русиядә славян чырайлы кешеләр генә яшәргә тиеш” дип. Яшьләрнең күпчелеге иртәгесе көнгә ышанмый дигән мәгълүмат та бар.
XS
SM
MD
LG