Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам армиясе" Мисырдагы шартлауга катнашын кире кага


Фәлестиннәрнең "Ислам армиясе" исемле сугышчан төркеме яңа ел төнендә Мисырдагы коптларның правослау чиркәвен шартлатуга катнашы булуын кире кага. Бу турыда "Әл-Гарәбия" телевидениесе хәбәр итә.

Ул шартлауда 23 кеше һәлак булды, 100-дән артык кеше яраланды.

Мисыр тышкы эшләр министры Хәбиб әл-Гадле бу һөҗүм артында "Әл-Каидә" сугышчан төркеме белән бәйле "Ислам Армиясе" торуын белдергән иде.

Аның әйтүенчә, "Ислам Армиясенең" бу һөҗүмне әзерләвен һәм гамәлгә ашыруын раслаучы ышанычлы дәлилләр бар.

XS
SM
MD
LG