Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа сәүдә-ял үзәгендә янгын иминлеге кагыйдәләре бозылган


"Европа" сәүдә-ял үзәгендәге янгын
"Европа" сәүдә-ял үзәгендәге янгын

Уфада булган зур янгын ут иминлеге кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан. Янгында ике кеше һәлак булды.

Уфаның шимбә көнне янган “Европа” сәүдә-ял үзәгендә янгын иминлеге кагыйдәләренең 29 очракта бозылуы ачыкланган.

Башкортстанда янгын иминлеген күзәтү өчен җаваплы баш вәкил Марат Латыйпов әйтүенчә, бу үзәктә, аерым алганда, янгын сүндерү системы эшләмәгән. Ул систем урнаштырылган булса да, тоташтырылмаган.

Шулай ук тиешле эвакуация юллары да булмаган.

Бу һәм башка җитешсезлекләр әлеге сәүдә-күңел ачу үзәге төзелеп бетү белән, 2007 елда ук ачыкланган булган. Аның хуҗасына җитешсезлекләрне төзәтергә кушылган. Әмма 2008 елда үзәкнең хуҗасы алмашынган.

Әле узган елның февраль һәм ноябрь айларында гына үзәктә янгын очрагы күнегүләре үткән.

Латыйпов әйтүенчә, узган көздә генә үзәктә сүнделемәгән үтүктән кечкенә янгын чыккан булган инде. Нәтиҗәдә, янгын сүндерү системының һаман эшләмәве ачыкланган. Бу җитешсезлекне 2011 елның 1 февраленә кадәр төзәтергә кушылган.

Янгынның мөмкин булган төп сәбәбе дип төзәтү эшләрендә иминлек кагыйдәләрен бозу карала.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, бинадагы бүлмәләрнең берсендә бетон идәнне газ белән җылылык өрү җиһазы ярдәмендә киптергән булганнар. Газ чыгып, газ баллоны шартлаган. Шартлауга якындагы өстәмә өч баллон да кушылган һәм нәтиҗәдә бинага ут капкан диелә.

Янгын нәтиҗәсендә 34 яшьлек эшче Евгений Шемгулов һәм мәктәптә укучы 17 яшьлек Гүзәл Булатова һәлак булды.

Төрле мәгълүматларга караганда, биштән алып унга кадәр кеше яраланган. Яраланганнарның икесе авыр хәлдә.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов һәлак булганнар һәм яраланганнарның гаиләләренә компенсация түләргә кушты.

Янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеме турындагы матдә нигезендә җинаять эше ачылган.

Башкортстан хөкүмәтендә төзелгән махсус комиссия Уфаның барлык сәүдә-ял үзәкләрендә янгын иминлеге торышын тикшерәчәк.

Ике ел чамасы элек Пермьнең “Аксак бия” төнге клубындагы янгында 150-дән артык кеше һәлак булганнан соң, Башкортстанның күңел ачу үзәкләрендә янгын иминлеге тикшерүләр үткән иде инде.
XS
SM
MD
LG