Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Toyota" автомобиль базарында беренчелекне саклый


Япониянең зур автомобиль ширкәте "Toyota" машиналарда чыккан техник проблема җәнҗалына карамыйча, 2010 елда да автомобиль сату базарында беренче урынны саклый алды.

Мәгълүматларга караганда 2010 елда "Toyota" ширкәте 6 миллионнан артык машина саткан. Бу былтырга караганда 8 % үсешкә тиң.

Хәлбуки "Toyota" 2010 ел башларында техник хата сәбәпле 10 миллион машинасын төзәтү өчен кире чакырткан иде.
XS
SM
MD
LG