Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья икътисадында 4,4 процент үсеш көтелә


Халыкара валюта фонды 2011 елда дөньядагы икътисадый үсеш моңарчы фаразланганнан зуррак булачак дип белдерде.

Фонд белгечләре быел дөнья икътисады 4,4 процентка үсәчәк дип исәпли. Бу моңарчы фаразланганнан 0,2 процентка артыграк.

Шул ук вакытта фонд тәрәккый иткән илләрдә арту үсеп килүче илләрдәгедән кимрәк булачак дип кисәтә.

АКШ икътисадының үсеше 3 процент, Европа Берлеге илләренеке 1,5 процент булса, Кытайда 9, Һиндстанда 8 процент үсеш көтелә.
XS
SM
MD
LG