Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбургта Косово премьерына каршы хисап тыңланды


Европа Шурасының Парламент җыенына Косово премьер-министры Һашим Тачиның оешкан җинаятьчелеккә бәйле булуы турында хисап тәкъдим ителде.

Хисапны Европа Шурасына Швейцария сенаторы Дик Марти әзерләде.
Хисапта Тачи 1990 еллар ахырында Сербиягә каршы сугыш вакытында һәм аннан соң оешкан җинаятьчеләр челтәрен җитәкләгән диелә.

Хисапта Тачи төркеменең көндәшләрне үтергәнлеге, рөхсәтсез наркотиклар һәм үтерелгән сербларның әгъзаларын сату белән шөгыльләнгәнлеге әйтелә.

Марти хисапны тәкъдим иткәндә “Бу хисап Косово халкына да, албан халкына да каршы әзерләнгән хисап түгел. Һәм бу Сербияне яклау да түгел”, - диде.

Косово хөкүмәте бу гаепләүләрне нигезсез дип кире кага.
XS
SM
MD
LG