Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә икътисади кризисның тәэсире тирәнәя


BBC бинасы
BBC бинасы
Глобаль икътисади кризистан иң күп зыян күргән илләрдән Британиядә, дәүләт мәгълүмат чарасы BBC яңа кыскартуларга бара. Британия тышкы эшләр министры Вильям Һаг, BBCның төрле дөнья телләрендә тапшыру алып барган 5 хезмәтне ябуын белдерде.

Карар буенча BBCнең серб, албан, македон һәм Африка өчен булган португаль белән инглиз телле сервислары ябыла.

BBC моннан элек тә үзендәге кайбер радио хезмәтләрен туктаткан иде.

BBCнең моннан соң да Британиянең тавышын дөньяга җиткерү миссиясен дәвам итәчәген әйткән Британия тышкы эшләр министры, бер нинди хезмәтнең үз ризасы булмыйча ябылмaячагын әйтте.
XS
SM
MD
LG