Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туниста Бин Галинe кулга алу турында карар кабул ителде


Бин Гали хатыны Ләйла белән
Бин Гали хатыны Ләйла белән
Тунис хакимияте протест чаралары аркасында илдән качып китәргә мәҗбүр булган Зин әл-Абидин Бин Гали һәм аның хатыны Ләйла Трабелсиның кулга алынуы өчен халыкара белдерү чыгарды.

Президент һәм аның хатыны зур күләмдә дәүләт малы урлауда гаепләнә.

Илнең яңа хакимияте аларны кулга алу турында халыкара полиция - интерпольга мөрәҗәгать белән чыкты.

Моннан элек Бин Галинең гаиләсе белән Согуд Гарәбстанына качуы белдерелгән иде.

Гаделлек министры шулай ук илне 20 ел идарә иткән президентның 7 туганының кулга алынуын белдерде.

Чәршәмбе көн Туниста протестчылар белән полиция арасында янә бәрелешләр булды.

hәр көн диярлек каршылык чарасын дәвам иткән протестчылар Бин Гали хакимияте вакытындагы рәсмиләренең вазифадан китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG