Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Сул фронт” җитәкчесе Сергей Удальцов тоткарланды


Мәскәү – Якшәмбедә Мәскәү үзәгендә, Дәүләт Думасы бинасы янында оппозициядәге “Сул фронт” хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцов һәм аның дүрт тарафдары тоткарланды.

Алар җомга көнне өченче укылышта кабул ителгән “Полиция турындагы” канун өлгесенә протест белдергән булган. Оппозиция, бу канунда полициянең хокуклары чамадан тыш киңәйтелгән дип саный.

Хокук саклау оешмалары “Интерфакс” агентлыгына хәбәр итүенчә, оппозиция вәкилләре соңрак иреккә чыгарылган. Рөхсәт ителмәгән пикет үткәргән өчен барысына да административ эшләр ачылган. Дүшәмбедә алар мәхкәмә алдына басарга тиеш.
XS
SM
MD
LG