Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан президенты вакытыннан алда президент сайлау үткәрергә чакыра


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзенең президентлык вәкаләтләрен 2020 елга кадәр озайту турындагы референдум урынына вакытыннан алда президент сайлау үткәрергә тәкъдим итә.

Назарбаев моны телевидение аша ил халкына мөрәҗәгатендә белдерде. Ул сайлауның вакытыннан алда үтүе аның президентлык мөддәтен ике елга кыскартса да, шундый тәкъдим белән чыгуын әйтте.

Бүген Казакъстанның Конституцион шурасы Нурсолтан Назарбаевның вәкаләтләрен озайту референдумы турындагы канун консктитуциягә туры килми дигән карар чыгарды.

Бу канунны парламент хуплаган иде.
XS
SM
MD
LG