Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда президент яклы һәм каршы көчләр бәрелеште


Мисырның инде берничә көн рәттән протест чаралары үткән Таһрир мәйданында президент Хөсни Мөбәрәкнең хакимияттән китүен таләп итүчеләр белән президентны яклаучы төркемнәр арасында бәрелешләр булды.

Тарафлар бер беренә ташлар атты. Берничә кеше яраланды.

Сишәмбе кичендә 30 ел чамасы ил җитәкчесе булган Мөбәрәк сентябрьдәге президент сайлауда катнашмаячагын игълан итте. Әмма протест белдерүчеләр Мөбәрәк хакимияттән китми торып урам җыеннарын туктатмаячакларын белдерә.

Бүген Мисыр армиясе җитәкчелеге халыкнаң таләбе инде ишетелде дип аларны “гадәти тормышка кайтырга” чакырды.
XS
SM
MD
LG