Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы 30 елда симерү белән авыручылар ике мәртәбә арткан


Дөньяда һәр унынчы кеше симерү авыруы белән авырый. 1980 елдан бирле мондый авырулар саны ике мәртәбә арткан.

Американ тикшерүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Алар әйтүенчә, симерү белән авыручылар саны ярлы илләрдә аеруча тиз арта бара.

Еш кына симерүгә бәйле булган һипертония белән авыручылар саны 1980 елда 600 миллион чамасы булса, ике ел элек бер миллиардка җиткән.
XS
SM
MD
LG