Accessibility links

Фәлестин автономиясендә сайлаулар үтәчәк


Фәлестин автономиясендә 9 июльдә сайлаулар үтәчәк. Бу хакта бүген автономия идарәсе карар кабул итте.

Тавыш бирү автономиянең ике өлешендә дә оештырылачак. Газзә сызыгын контроль иткән Хәмәснең сайлауга каршы булу ихтималы бар. Ул очракта тавыш бирү Үрдүн елгасының көнбатыш ярында гына үтәчәк.

Соңгы тапкыр Фәлестин автономиясендә сайлау 2005 елда узды.
XS
SM
MD
LG