Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда хакимиятне тапшыру өчен комиссия төзелде


Мисырда хакимиятне тыныч юл белән тапшыру өчен комиссиясе төзелде, дип хәбәр итте вице-президент Өмәр Сөләйман.

Аның сүзләренә караганда, урам җыеннарында катнашкан кешеләрне эзәрлекләү булмаячак.

Илдә ризасызлык чаралары инде ике атна дәвам итә. Human Rights Watch исемле кеше хокуклары оешмасы мәгълүматларына караганда, көч куллануда кимендә 300 кеше һәлак булган.

Ризасызлык чараларын оештыручылар җомга көнне дә халыкны урамнарга чыгарга чакыра. Йөзләгән кеше Каһирәнең Таһрир мәйданыннан инде ике атна кайтмый.

Президент Хөсни Мөбәрәк урыныннан китмиячәген, әмма сентябрь үтәчәк сайлауда президент урынына дәгъва итмиячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG