Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөбәрәк тиздән хакимияттән китәргә мөмкин


Хөсни Мөбәрәк
Хөсни Мөбәрәк

Мисырда президент Хөсни Мөбәрәкнең бүген үк хакимияттән китү мөмкинлеге карала. Рухланган халык янә Каһирәнең Таһрир мәйданына җыела.

Армиянең телевидение аша укылган белдерүендә гаскәрнең халык таләпләренә җавап бирәчәге әйтелә. Хәрбиләр "илне саклау өчен зарур булган чаралар күрәчәк" диелә анда.

Мөрәҗәгатьнең "Беренче санлы белдерү" дип исемләнүе сүзнең хәрби фетнә турында бару мөмкинлегенә ишарәли.

Әхмәт Шәфыйк
Бүген Мисыр премьер-министры Әхмәт Шәфыйк:"Мөбәрәк тиздән хакимияттән китеп, вазгыять ачыкланырга мөмкин", дигән иде.

АКШ Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Леон Панетта әйтүенчә, Мөбәрәкнең бу төндә үк вазифасыннан китү мөмкинлеге бик зур.

Соңгы көннәрдә илдә Мөбәрәккә каршы протест чаралары башка шәһәрләрне дә биләп ала бара.

Хакимиятнең көч белән бастыру турындагы янаулары демонстрациячеләрне куркытмый.

Башкала Каһирәдә 17 көн элек башланган урам җыеннары инде шәһәрнең ике урынында үтә. Берсе элеккечә Таһрир мәйданында булса, икенче төркем парламент бинасын чолгап алды.

Вице-президент Гомәр Сөләйман исә вазгыятьне контрольгә алу өчен хәрби көч куллану белән янады.

Таһрир мәйданында Мисыр халкының "Таяклар биюе"
Сөләйманның бу янауларына җавап буларак, демонстрациячеләр парламент бинасындагы чолганышны һәм Таһрир мәйданындагы тирмә шәһәрчеген ныгытуга кереште. Алар шулай ук 11 февраль җомга намазыннан соң бар ил буйлап моңарчы булмаган санда күп халыкны урамнарга, протест җыеннарына чыгарачакларын белдерде.

Ул арада Таһрир мәйданында дәүләт карамагындагы телевидение идарәсе бинасына барып, аны да чолганышка алырга һәм хәтта Мөбәрәкнең ныгытылган президент сараена барырга чакырулар көчәя бара.

Соңгы көннәрдә һөнәр берлекләренең коррупциягә һәм фәкыйрьлеккә каршы ил буйлап демонстрацияләр үткәрүе турындагы хәбәрләр Каһирәдәге протестчыларны тагын да җанландырып җибәрде.

Каһирәдә икътисадый кыенлыкларга протест белдерүче дәүләт хезмәткәрләренә җәмәгать транспорты хезмәткәрләре дә кушылды.

Әмма әлегә һөнәр берлекләренең протест чараларында сәясәткә бик кагылмыйлар, һөнәр берлекләре җитәкчеләре Мөбәрәкнең вазифасыннан китүен таләп итүләргә кушылмый.

Әхмәт Габдел Гайт
Ул арада Мисыр тышкы эшләр министры Әхмәт Габдел Гайт АКШ вице-президенты Дҗо Байденның Мисырда дистәләрчә ел элек игълан ителгән гадәттән тыш вазгыять тәртибен кичекмәстән гамәлдән чыгарырга чакыруын тәнкыйтьләде.

Әлеге тәртип полициягә бик күп вәкаләтләр, шул исәптән кешеләрне бернинди гаепләүсез тоткарлау хокукы бирә.

Министр: "АКШ Мисырга “үз теләген такмаска”, Мисырдагы кризисның ни дәрәҗәдә нәзберек булуын аңларга", тиеш диде.

Габдулланың Обама белән былтыргы очрашуыннан
Согуд Гарәбстаны патшасы Габдулла да АКШ президенты Барак Обама белән телефон сөйләшүендә Вашингтонны Мисырга басым ясамаска чакырды.

Ак Йорт сүзчесе Роберт Гиббс әйтүенчә, Обама Габдулла патша белән телефон сөйләшүендә 82 яшьлек Мөбәрәкнең хакимиятне тапшыруын тизләтергә кирәклеген әйткән булган. Элегрәк Вашингтон бу хакимият күчеше йомшаграк үтсен өчен вице-президент Сөләйманны яклавын белдергән иде.

Гомәр Сөләйман
Чәршәмбе көнне Ак Йортта Израил саклану министры Эһуд Барак Обама идарәсенең иминлек өчен җаваплы җитәкчеләре белән очрашты. Израил да элек Мисырның иминлек хезмәтләрен җитәкләгән, дистәләрчә ел буе Мисыр төрмә системын үз күзәтүе астында тоткан Сөләйман Мисырда демократиягә күчү өчен иң кулай җитәкче дигән фикердә.

Обаманың Стратегик бәйләнешләр өчен дәүләт иминлек киңәшчесе урынбасары Бен Родес исә:" АКШ Мисырга үз чишелеш юлын такмый, бары тик принципларны һәм реформаларны гамәлгә ашыру эшен генә яклый", диде.
XS
SM
MD
LG