Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев президентлыкка намзәт итеп тәкъдим ителде


Казакъстанда хакимияттәге Халык-демократик партиясе хәзерге президент Нурсолтан Назарбаевны яңа мөддәткә президентлыкка намзәт итеп тәкъдим итте. Фирканең Астанада узган утырышында Назарбаев моңа үз ризалыгын бирде.

Президент сайлавы 3 апрельдә үтәчәк.

Назарбаев үзенең президентлык мөддәтен озайту турында референдум уздыруга каршы чыгып сайлауны вакытыннан алда уздырырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG