Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык күтәрелсә, үзен яклый алыр иде


Милләт хокукларын яклап урамга әлегә санаулы гына кеше чыга
Милләт хокукларын яклап урамга әлегә санаулы гына кеше чыга
Фәүзия Бәйрәмованың соңгы белдерүе шуны күрсәтә - Русия дәүләтенең урыс булмаган башка милләтләрне юк итүгә юнәлдерелгән гамәлләренә аның җаны һәм тәне тетри. Aның уй-хисләре күпләрнең күңеленә аваздаш. Мин моны аңлыйм һәм аның фикерләренә кушылам. Әмма чынбарлык шуны күрсәтә: аның өндәүләрен һәркем дә өнәп бетерми, кабул итә алмый, чөнки чынбарлык ул өндәүләргә кушылырга әзер түгел.

Кайнар өндәүләр җәмгыятькә барыбер кирәк, чөнки алар үз рольләрен үти. Өндәүләрне дөньяга чыгару, мөрәҗәгатьләрне тиешле органнарга җиткерү конкрет эш түгелмени? Халыкка каршы булган фәрманнарны үтәмәскә чакыру да ялгышлык түгел, тик мәсьәлә шунда: кемгә төбәлгән ул мөрәҗәгать? Хөкүмәттә утырган кеше үтәми карасын югарыдан төшкән фәрманны.

Милләтләрне юк итүгә юнәлдерелгән карарлар, гамәлләр РФ Конституциясенә капма-каршы икән, аларга каршы хокуклы рәвештә, халыкара карарлар нигезендә көрәшергә була бит. Мондый көрәшкә түрә күтәрелә алмый, ә халык күтәрелә ала. Бердәм булып күтәрелгән халыкны җәзага тарта алмыйлар.

Мәктәпләр ябылуны гына алыйк. Бездә, мәсәлән, 100гә кадәр укучысы булган татар мәктәпләре ябылды,чөнки ата-аналар шуның белән килеште, каршылык күрсәтмәде, урыслашуы баласына зур дөньяга юл ача дип ышанды. Халык үзе риза булгач, шуны теләгәч, түрәләр дә, теләсәләр дә, җәмәгатьчелек тә берни эшли алмады.

Өлкәнең бер авылы гына мәктәбен ябуга каршы тора алды. Яңа Кәешкүл тулы булмаган татар мәктәбен ябып, рус Ново-Александровка мәктәбенә кушмакчылар иде, барып чыкмады. Бөтен авыл халкы ризасызлыгын белдереп дәррәү күтәрелде, югары органнарга йөреп, мәктәпне саклап калды. Заманча яңа зур мәктәп бинасы төзелүгә, аның урта мәктәп булуына да иреште. Хакимият халык гозерен үтәми булдыра алмады. Бүген бу мәктәп төбәкнең иң көчле мәктәпләренең берсе.

Шушы мисалга таянып, ышанып әйтә алам, халык бердәм булып күтәрелсә, үзен юк итүгә юнәлдерелгән канун-карарларның тормышка ашырылмавына ирешер һәм көрәшчеләрен дә яклый алыр иде.

Халыкның милли үзаңын уятып, хәрәкәткә китерүдә мәгълүмат чараларының әһәмияте әйтеп бетергесез. Ә аларның күбесе бүгенге хәлне матур итеп күрсәтү белән мәшгуль.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG