Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берәүләр Мәүлидне, икенчеләр изге Валентинны бәйрәм итә


Бүген кич белән Мәүлид, пәйгамбәрнең “туган көне” каршылана. 14 февраль изге Валентин көне дә.

Изге Валентин көнен мөселманнар бәйрәмгә санамый. Бүген Гыйракта үзәк мәйданга каршылык чарасына чыккан Наф Фәләһи әйтүенчә, алар үз илләренә “мәхәббәт” белдерергә җыелган.

“Без реформалар таләп итәбез. 2003 елга кадәр ниндидер үзгәрешләр булса, шуннан бирле бернинди үсеш тә юк. Без хөкүмәт түрәләренең сайлауга кадәр биргән вәгъдәләрен үтәүләрен телибез. Безгә бары шул гына кирәк”, ди ул.

Изге Валентин көне Үзәк Азия илләре өчен дә яңа бәйрәм. Чөнки советлар заманында аны билгеләмиләр иде. Һәм әлеге илләрдәге эшмәкәрләр моны үз файдасында кулланырга тырыша. Кыргызстан һәм Таҗикстанда чәчәкләргә һәм баллы әйберләргә бәяләр күтәрелә.

Бишкәк базарында үзенең сөйгән кызына чәчәк алган Кыргызстан студенты Ермәк мондый бәйрәм булырга тиеш дип саный.

“Кайбер кешеләр бу кыргызлар бәйрәме түгел дип әйтә, әмма ярату көне булырга тиеш бит инде. Әгәр кешеләр бер-берсен яратмаса, алар ничек гаилә корачак? Мәхәббәтсез тормыш булмый. Минем сөйгән кызым роза чәчәкләре ярата, шуңа мин аны алырга булдым”, ди ул.

Христианнар да каршы

Изге Валентин көне нигездә христиан бәйрәме буларак күзаллана. Чынлыкта ул инде мәҗүсилек чорыннан ук килә. Ләкин аны бәйрәм итүчеләрнең берсе дә бу нечкәлекләргә игътибар итеп тормый. Алар өчен бу бары гашыйклар көне.

Ләкин мөселманнар гына түгел, инде кайбер православлар да бу яшьләрне “боза” торган бәйрәм дип саный. Мисал өчен, Белгородта изге Валентинга карата “сугыш” игълан ителгән. Ул урыс мәдәниятенә туры килми икән.

Яшьләрне Көнбатыш тәэсиреннән читләштерү өчен губернатор идарәсендә узган елны ук “рухи иминлекне тәэмин итү” документы эшләнгән. Ул чиркәү әһеле тарафыннан хупланып, барлык белем бирү һәм мәдәни оешмаларга җибәрелгән.

Хөкүмәт вәкиле Григорий Болотнов журналистларга: “Без шулай ук аракы көне дә булдыра алыр идек”, дигән.

Шул ук вакытта дин әһелләренең иң "курыкканы" Таиландта булып ята. Анда төрле илләрдән килгән 14 егет-кыз иң озак үбешү бәйгесендә катнаша. Узган елны бу чарада алман вәкилләре җиңгән булган. Аларның үбешүе бер көн дәвам иткән.

Мөселманнарда - Мәүлид

Берәүләр изге Валентинны бәйрәм иткәндә, ислам дөньясы Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп уза. Күп кенә мәчетләрдә бу уңайдан төрле чаралар узды. Аны икенче төрле Мәүлид ае диләр. Һәм аңа багышланган чаралар ай дәвамында бара.

Мәүлид бәйрәмендә Мөхәммәт пәйгамбәр яшәгән чорлар турында китаплар уку, вәгазь тыңлау, тормышы тарихын өйрәнү бик саваплы гамәл булып санала.

Әлбәттә, кайбер мөселманнар, аеруча да Согуд Гәрабстанында укып кайтканнар, "бидгать гамәл" дип моңа каршы чыга.
XS
SM
MD
LG