Татарстанның милли музее бу көнне яшьләр өчен махсус програм оештырды. Бирегә килгәннәр җырлы-биюле күренешләр карады. Ә теләге булганнар хәтта шаяртып кына язылыша да алды. Мондыйлар арасында яшьләр белән беррәттән, инде илле ел бергә яшәүче парларны да очратып булды.
Казан яшьләре исә, изге Валентин көнен төне буе бәйрәм итте. Бу уңайдан шәһәрнең “Эрмитаж” төнге клубында махсус дискәтүк тә оештырылды. Биредә иң матур парны сайлап, аларга кыйбатлы бүләкләр дә тапшырылды.