Чаллының берничә интернет салоны ишекләрен бетон кисәкләре белән томалап кую сәбәпле кимендә кырыклап кеше тәүлек буе аннан чыга алмаган.
“Бизнес Online” хәбәр агентлыгы белдерүенчә, шәһәр хакимияте шундый ысул белән интернет салондагы комарлы уеннарга каршы көрәшергә булган.
Бетон ташларны күчерергә маташучыларны исә милиция бүлегенә алып китеп бернинди аңлатусыз берничә сәгатькә тоткарлаганнар.
Интернет салоннар урнашкан биналарның хуҗалары хокук саклау оешмалары кемнең комарлы уеннар оештыруын ачыклап шуларны канун нигезендә җавапка тартырга тиеш дип мондый чараларны хөкем итә.