Accessibility links

Йәмәндә протест җыеннары дәвам итә


Йәмән башкаласы Санада хөкүмәткә каршы чыгучылар һәм президент Гали Габдулла Салих тарафдарлары арасындагы бәрелешләр инде дүртенче көн дәвам итә.

Бүген протест белдерүчеләр шәһәр үзәгенә таба барганда аларга таяклар, пычаклар һәм ташлар белән коралланган хакимият тарафдарлары һөҗүм иткән. Кимендә дүрт кеше яраланган.

Йәмәндә президентның хакимияттән китүен таләп итүче протест чаралары Тунис белән Мисырда хакимият алмашына китергән чуалышлардан соң башланды.

32 ел буе хакимияттә булган Салих 2014 елгы президент сайлауда яңа мөддәткә чыкмаячагын белдерде. Әмма оппозиция моңа гына риза булмыйча аның хәзер үк китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG