Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово бәйсезлегенең 3 еллыгын бәйрәм итә


Косово бүген Сербиядән аерылып бәйсезлек алуының 3 еллыгын бәйрәм итә.

Вакытлыча Косово башлыгы вазыйфаларын башкаручы Якуп Красничи телевидениедән белдерүендә, бәйсезлек алгач ил күбрәк прогресска иреште, дип белдерде. Ул шулай ук, әле Косово алдында чишелмәгән күп мәсьәләләр булуын билгеләп үтте. Алар арасында икътисади проблемнар да бар.

Дөньядагы 75 ил, шул исәптән АКШ һәм Европа Берлегендәге күпчелек дәүләтләр, Косовоның бәйсезлеген таныды.
XS
SM
MD
LG