Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Либиядәге бәрелешләрдә 24 кеше һәлак булды


Хокук яклаучылар Либиядә чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе оппозициянең протест чараларын көч белән куып таратканда кимендә 24 кеше һәлак булган дип белдерә.

Бу турыда Либиядәге үз чыганакларына таянып Human Rights Watch агентлыгы хәбәр итә.

Атнакич хакимият башкала Триполида илне инде 40 ел җитәкләгән президент Муамар Каддафига ризасызлык чарасы үткәрү мөмкинлеге бирмәде, кайбер оппозиция вәкилләре тоткарланды.

Әмма илнең икенче зур шәһәре Бенгазида оппозиция белән полиция һәм Каддафи тарафдарлары арасында канлы бәрелешләр булган.

Җомга иртән шәһәргә хәрби техника кертелде.

Протест чаралары илнең башка шәһәрләрендә дә үткән.
XS
SM
MD
LG