Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә “Инкыйлаб комитетлары” демонстрациячеләргә яный


Либиядә “Инкыйлаб комитетлары” дип аталган төркем, оппозиция демонстрацияләрендә катнашучыларга янау белдерүе белән чыкты.

Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи хакимиятенең таянычы булган бу төркемнәр белдерүендә, Либия хакимиятенә каршы чыгучылар “ут белән уйныйлар” диелә.

Хокук яклаучылар Либиядә чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе оппозициянең протест чараларын көч белән куып таратканда кимендә 24 кеше һәлак булган дип белдерә.

Бу турыда Либиядәге үз чыганакларына таянып Human Rights Watch агентлыгы хәбәр итә.

Атнакич хакимият башкала Триполида илне инде 40 ел җитәкләгән президент Муамар Каддафига ризасызлык чарасы үткәрү мөмкинлеге бирмәде, кайбер оппозиция вәкилләре тоткарланды.

Әмма илнең икенче зур шәһәре Бингазидә оппозиция белән полиция һәм Каддафи тарафдарлары арасында канлы бәрелешләр булган.

Җомга иртән шәһәргә хәрби техника кертелде.

Протест чаралары илнең башка шәһәрләрендә дә үткән.
XS
SM
MD
LG