Accessibility links

Сомали пиратлары дүрт американлыны кулга алды


Һинд океанындагы Сомали пиратлары Кушма Штатларның дүрт ватандашы булган көймәне кулга алган. Бу хакта Һинд океанындагы пиратлык хәлен күзәтүче Ecottera оешмасы хәбәр итте. Аларның мәгълүматларына караганда, һөҗүм Сомалидан йөзләрчә чакрым еракта урнашкан Оман ярыннан ерак түгел урында булган.

Дөнья буйлап сәяхәт итүче американнар Һиндстаннан Оманга юл тоткан булган. Кушма Штатларның Найробидәге (Кения) вәкиле сүзләренчә, хәзер Пентагон үз ватандашларының кулга алыну хәбәрен тикшерә.
XS
SM
MD
LG