Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Либиядә үлүчеләр саны 100дән артты


Либиядә чәршәмбе көннән бирле барган хакимияткә каршы чараларда катнашучылар арасында үлгәннәр саны 104кә җитте. Бу хакта Human Rights Watch хокук яклау оешмасы белдерә.

Аларның сүзләренә караганда, соңгы тәүлектә Либиядә 20 кеше үлгән, шуларның иң күбе Бенгази шәһәрендә. Анда иминлек көчләре халыкка ут ачкан иде. Башка мәгълүматлар исә Бенгазида дистәләрчә кеше үлүен хәбәр итә. Хакимият бернинди рәсми саннар бастырмый, чит ил журналистларының Либиягә керүе тыелган, шуңа үлүчеләр турында төгәл мәгълүматны алып булмый.

40 елдан артык ил белән идарә иткән Муамар Каддафиның китүен таләп иткән каршылык чаралары аеруча да Либиянең көнбатышында бара. Илнең башкаласы Триполида вәзгыять чагыштырмача тыныч.
XS
SM
MD
LG