Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда президентлыкка намзәтләр тәкъдим итү төгәлләнә


Казакъстанда бүген ил президентына намзәтләрне тәкъдим итүнең соңгы көне.

Сайлауда катнашу өчен барлыгы 19 кеше гариза биргән. Аларның бишесе дәүләт телләрен белүгә имтихан тапшырмаган. Ә бу Казакъстанда намзәт буларак теркәлү өчен төп шартларның берсе булып тора. Тагын ике үз-үзен тәкъдим итүче катнашудан баш тарткан.

Бердән-бер теркәлгән намзәт булып әлегә хәзерге президент Нурсолтан Назарбаев кала.

Теркәлү 2 мартта төгәлләнәчәк. Чираттан тыш сайлау 3 апрельгә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG