Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы НАТО идарәсе тыныч кешеләрнең үлеме турындагы хәбәрне тикшерә


Әфганстандагы НАТО көчләре идарәсе илнең көнчыгышындагы Кунар вилаятендә тыныч кешеләрнең күпләп үтерелү хәбәрен тикшерүен белдерде.

Элегрәк вилаять губернаторы Фазлулла Вахиди соңгы көннәрдә халыкара көчләр һәм әфган армиясе чаралары нәтиҗәсендә, күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар тәшкил иткән 60тан артык кешенең үлүен әйткән иде.

Җомга көнне халыкара көчләр идарәсе Кунар вилаяте чаралары барышында 30га якын сугышчының үлүен белдерде. Якшәмбе көнне НАТО идарәсе вәкиле тыныч халыкның үлеме турындагы хәбәрне тикшерү өчен чара узган районга тикшерүчеләр җибәреләчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG