Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү үзәгендә мәгариф реформаларына каршы пикет узды


Мәскәү үзәгендәге Пушкин мәйданында 20 февральдә билгеләп узыла торган Халыкара социаль гаделлек көне уңаеннан, мәгариф реформаларына каршы пикет узды. Анда 40лап кешенең катнашканы әйтелә. Алар арасында укучыларның ата-аналары һәм Мәскәү мәктәбе укытучылары булган.

Узган атнада мәктәпнең югары сыйныфлары өчен чыккан дәүләт белем бирү стандартының проекты җәмәгатьчелектә тәнкыйть уятты. Документ нигезендә, югары сыйныфларда предметлар саны ике тапкырга кимиячәк. Реформага каршы килүчеләр бу яңалык илдәге мәгариф системасын таркатуга китерәчәк дип саный.
XS
SM
MD
LG