Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда хөкүмәткә каршы чаралар уза


Тәһранның берничә урынында хөкүмәткә каршы чаралар бара. Оппозиция сәхифәләре Иран башкаласы урамнарында халыкка каршы газ кулланган полиция һәм махсус иминлек көчләренең арттырылуын хәбәр итә.

Иран массакүләм мәгълүмат чараларында демонстрация турында бернинди мәгълүмат та юк, ә чит ил басмаларына оппозиция җыеннарын яктырту тыелган.

Каршылык чаралары оппозиция җитәкчеләре Мир-Хөсәин Мусави һәм Мәһди Кәрруби чакыру нигезендә үтә. Алар җитәкләгән хәрәкәт оппозиция сәхифәләрендә протест чарасында үлгән ике кешенең җидесен дүшәмбе Тәһран урамнарында уздырырга чакыра.
XS
SM
MD
LG