Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә көчле бәрелешләр бара


Либиянең башкаласы Триполида хөкүмәткә каршы протест чаралары көчле бәрелешләр тудырды. Муаммар Каддафиның улы илдә ватандашлар сугышы башланырга мөмкинлеген әйтте.

Моңа кадәр хөкүмәткә каршы чаралар әле илнең көнбатышында, аеруча да Бингази шәһәрендә генә бара иде. Хәзер исә илнең башкаласында чын “сугыш” башланды. Чит илләрдән ялланган иминлек көчләре халыкка каршы ут ачты. Либия иминлек көчләре нең протестчылар ягына чыга башлаганы хәбәр ителә.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы мәгълүматларына караганда, үлүчеләрнең саны 230дан арткан.

40 ел Либия идарәсендә торган Муаммар Каддафиның улы Сәйф әл-Ислам илнең ватандашлар сугышы һәм таркалу алдында торуын һәм армия ахыргача ил режимын саклау өчен көрәшәчәген ассызыклады.

Телевидениедә мөрәҗәгать белән чыгып ул протестчыларның берничә хәрби база, танклар һәм коралларны үзләштерүен әйтте.

Шул ук вакытта Сәйф әл-Ислам йөзләрчә кешенең үтерелүе турындагы хәбәрнең дөрес түгеллеген, әмма полиция һәм армиянең халыкка ут ачып, берничә хата ясавын искәртте.

Либия җитәкчесенең малае сүзләренчә, бүген ил парламенты реформалар уздыру һәм хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсен тикшерәчәк.

Ул шулай ук Либиядәге бәрелешләр нефть бәясенең артуына китерүен әйтте. Либия җитәкчеләрнең берсе, әгәр 24 сәгатьтә хөкүмәт халыкка каршы чараларны туктатмаса, экспортка нефть җибәрүне өзәчәген белдерде.

Шул ук вакытта Муаммар Каддафиның Либиядән китүе турында хәбәрләр таралды. Аның Венесуэлага качу ихтималлыгы әйтелә. Бу хакта оппозициягә нигезләнеп, Al-Arabiya телевизион каналы хәбәр итте. Аның улы моны кире кага.
XS
SM
MD
LG