Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән президенты: Сайлау нәтиҗәсендә генә китәчәкмен


Йәмән президенты Гали Габдулла Салих вазифасыннан бары тип президент сайлауда җиңелгән очракта гына китәчәген белдерде. Йәмәндә оппозиция инде икенче атна аның китүет таләп итеп урам җыеннары үткәрә.

Илне 30 елдан артык җитәкләгән Салих элегрәк 2013 елгы президент сайлауда намзәт буларак катнашмаячагын белдергән иде.

Бүген илнең көньягындагы Аден шәрендә иминлек көчләре белән бәрелешләрдә тагын бер демонстрацияче һәлак булды.

Киңкүләм протест чаралары башланганнан бирле һәлак булучылар саны 12-гә җитте.
XS
SM
MD
LG