Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБның мөдир урынбасары вазифасыннан алынды


Русия президенты Дмитрий Медведев Федераль иминлек хезмәте ФСБның мөдир урынбасары Вячеслав Ушаковны вазифасыннан алу турында карар чыгарды.

Президентның матбугат вәкиле Наталья Тимакова әйтүенчә, бу ФСБ башлыгы Александр Бортников мөрәҗәгате нигезендә эшләнгән.

Тимакова генерал-полковник Ушаковның вазифасыннан “эштәге җитешсезлекләр һәм хезмәт этикетын бозган” өчен алынганлыгын белдерде.
XS
SM
MD
LG